- чәй
- 1. Көньякта игеп үстерелә торган мәңге яшел агач яки куак 2. Шул үсемлекнең киптереп махсус эшкәртелгән, хуш исле эчемлек әзерләү өчен кулл. тор. яфраклары 3. Эшкәртелгән шундый яфракларны кайнар суда пешереп әзерләнгән хуш исле эчемлек. Кайбер үсемлекләрнең кипкән яфракларын кайнар суда пешереп ясалган, чәйне алыштыручы буларак кулланыла торган эчемлек карлыган чәе 4. Чәй эчү (табында) чәйдән соң ак өйгә кердек. ЧӘЙ АШЫ (АШЛАРЫ) – Чәй табыны өчен әзерләнгән ашамлык (лар). ЧӘЙ ГӨМБӘСЕ – Шикәр салып эретелгән сыек чәйдә микроорганизмнардан барлыкка килгән лайлалы гөмбә сыман масса. ЧӘЙ КАШЫГЫ (КАЛАГЫ) – Бал кашыгы (калагы). ЧӘЙ РОЗАСЫ – Аксыл сары чәчәкле роза. ЧӘЙ СОДАСЫ – Медицинада һәм кулинариядә кулланыла торган ак матдә, натрий бикарбонаты
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.